news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашты

Әлеге минутларда Меңьеллык мәйданында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты бара.

Казанда Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашты
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында хәрби парадта БМ-13 («Катюша») гвардия реактив минометы катнашты.

Хәрби парадны Казан хәрби Суворов училещиесында укучы 64 барабанчы башлады. Аннан соң мәйданнан Россия, Татарстан әләмнәрен, Җиңү байрагын күтәреп уздылар. Шулай ук парадта Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узды.

Биредә шулай ук Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликтларда булучылар, Казан югары танк команда училищесында укучылар катнашты.

Быел Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны Меңьеллык мәйданы булды. Монда Казан гарнизоны гаскәрләре — 2 меңнән күбрәк хәрби, курсантлар, кадетлар һәм суворовчылар, шулай ук хәрби техника узды.

Хәзерге вакытта Меңьеллык мәйданында Татарстанның танылган җырчылары һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында концерт программасы бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100