news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев артистларга мактаулы исем бирү тәртибенә үзгәреш кертү кирәген әйтте

Әлеге минутларда Театр әһелләре берлеге съезды бара.

Фәрит Бикчәнтәев артистларга мактаулы исем бирү тәртибенә үзгәреш кертү кирәген әйтте
Рамил Гали

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев республика артистларына мактаулы исемнәр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. 

«Бер мактаулы исем белән икенчесе арасында 10 ел үтәргә тиеш. Татарстан исемнәрен алып Россиянең атказанган исеменә тәкъдим ителү өчен артистка 30 ел эшләргә кирәк», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Бәлки киләчәктә бу исемнәр бөтенләй дә булмас, Хәзер алар бар икән, бәлки исемнәргә тәкъдим ителә алу аралыгын биш ел итәргәдер. Безнең бу юнәлештә хәл итәсе эшләребез бар әле», - дип дәвам итте ул.

Соңгы биш елда Россиянең атказанган артисты исеме бер кешегә бирелгән. Татарстанда бер генә кеше дә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алмаган. 

Унбиш артистка Татарстанның Рәхмәт хаты бирелгән, нибары биш сәнгать әһеленә Татарстан Республикасы алдындагы хезмәте өчен ордены тапшырылган.

  • Әлеге минутларда Казанда Театр әһелләре берлеге съезды бара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100