news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Театр әһелләре берлеге съезды бара

Съезд ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың онлайн сәламләве белән башланып китте.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). ТР Театр әһелләре берлеге соңгы биш елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясый.

Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ТР Театр әһелләре берлеге съезды ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың онлайн сәламләве белән башланып китте. Министр театр әһелләрен аэропорттан торып сәламләде. Ул театрларга рәхмәтләрен җиткерде.

ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев театр артистларын РФ Театр әһелләре берлегенең Рәхмәт хатларын тапшарды.

Фәрит Бикчәнтәевның докладында 2016 - 2021 ел аралыгында Берлек тарафыннан башкарылган хезмәтләр турында мәгълүмат бирелде. Контроль-ревизия комиссиясе отчетын Камал театры артисты Радик Бариев укыды.

Берлектә 565 театр әһеле әгъза булып тора. 93 кеше съездга делегат булып сайланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100