news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак

«Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әдәби конкурска нәтиҗә ясалды.

Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак
Солтан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләр барысы «Казан утлары» журналында бастырылырга лаек дип саный Ркаил Зәйдулла.

«Безнең кәгазьгә язылмаган бәяләү бизмәне дә бар — бу әсәрне «Казан утлары“нда бастырып буламы. Җиңгән әсәрләр барысы да бу журналда чыгарылырга лаеклы», — диде ул әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Романнар» жанрында җиңеп чыккан әсәрләрнең икесе — I урын алган Зөлфәт Хәким романы һәм III урын алган Равил Сабыр әсәре быел «Казан утлары»нда басылачак. Фирдүс Гыймалетдиновның II урын алган «Үзбәк хан» романы киләсе елга басылыр дип көтелә. Чөнки быел шул ук авторның башка романы басыла башлады.

Ул конкурста җиңеп сыккан әсәрләрне тәрҗемә итү турында уйланылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100