news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры билгеләнде

Театрда яңа музыка бүлеге мөдире һәм баш рәссам исеме дә билгеле булды.

 Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры  билгеләнде

(Чаллы, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы татар дәүләт драма театрының башкаручы директоры итеп Айдар Сәфәргалин билгеләнде, ул элек театр директоры урынбасары булып эшләде. Бу хакта «Татар-информ»га мәдәният учреждениесе пиар-менеджеры Гүзәл Әхмәтгәрәева хәбәр итте.

Театр труппасы дүрт актер белән тулыланды. Яңа артистлар арасында Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров һәм Резидә Гарипова курсын тәмамлаган өч кеше: Фирдүс Сафин, Винер Фәйзуллин һәм Физалия Габидуллина бар. Шулай ук Туймазы татар дәүләт драма театрында сигез ел эшләгән Марсель Мөсәвиров та биредә эшләячәк.

Музыкаль бүлек мөдире вазифасына Уфа композиторы Эмиль Әмиров билгеләнде. Ул элек Чаллы театрына эшкә җәлеп ителгән иде: 2017 елда «Кыш бабайга бүләк» балалар спектаклен, ә 2018 елда«Зәңгәр томан артында» лирик комедиясен куйды.

Баш рәссам — танылган театр рәссамы Сергей Скоморохов укучысы Ләйсән Хөсәенова.

Яңартылган труппа яңа спектакльләр буенча эш башлады. Шуларның берсе Шамил Идиятуллинның «Брежнев шәһәре» романы буенча куелачак. Моннан тыш, тамашачылар игътибарына Илгиз Зәйниев пьесасы буенча музыкаль комедия һәм яшүсмерләр өчен спектакль тәкъдим ителәчәк.

«Мин үзем өч спектакль куярга җыенам, Фаил Ибраһимов (театрның элекке баш режиссеры — Т-и иск.) — берне, шулай ук балалар спектакле премьерасы да көтелә», — дип хәбәр итте журналистларга мәдәният учреждениесенең сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100