news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Тантана классик шагыйрьнең тууына 221 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышланган.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тантана классик шагыйрьнең тууына 221 ел тулуга һәм Рус теле көнен бәйрәм итүгә багышланган. Рус теле көне Татарстанда 2013 елдан бирле билгеләп үтелә. 

«Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская да һәйкәлгә чәчәкләр салды», — диделәр матбугат хезмәтендә. 

Быел коронавирус Соvid -19 пандемиясе аркасында рус теле көненә һәм Пушкинның 221 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары онлайн-режимда үткәрелә.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкын Рус теле көне белән тәбрикләвен язган иде

news_right_1
news_right_2
news_bot