news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне белән котлады

Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе, күп санлы энтузиастлар, педагоглар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга, үстерүгә зур өлеш кертә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне белән котлады

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган Рус теле көне белән котлады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рус теле — Россия Федерациясенең дәүләт теле — безнең күпмилләтле илдә гомуми цивилизацион киңлек булдыруда әһәмиятле тарихи роль уйнады. Күп гасырлар дәвамында төрки, фин-угор һәм Россиянең башка телләре белән үзара бәйләнештә булып, мәгънәләрнең кабатланмас төсмерен үзенә туплап, ул милләтара аралашу һәм мәдәни диалог теленә әйләнде», — диелә хәбәрдә.

Татарстан Президенты әйтүенчә, Татарстанда рус телен укытуга традицион рәвештә зур игътибар бирелә. Республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе, күп санлы энтузиастлар, педагоглар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Быел эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, бәйрәм чаралары онлайн форматта узачак. Бу хәл татарстанлыларга хас булган позитив кәефкә, шигърият яратуга, матурлыкка, яңа белемнәргә һәм дустанә аралашуга омтылышыбызга берничек тә йогынты ясамас, дигән ышаныч белдерде республика җитәкчесе.

«Рус теле көнен рәхәтләнеп һәм файдалы итеп билгеләп үтүегезне телим! Сезгә бәхет, тынычлык, һәм иминлек телим!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100