news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әлеге вазифада Зилә Вәлиеваны алыштырды.

Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Әйе, Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Айрат Сибагатуллин 2018 елның апрелендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының башкаручы директоры һәм баш мөхәррире булды. Аңарчы ул 2011 елдан Татарстан мәдәният министры вазифасын биләгән иде.

«Татар-информ» агентлыгы Зилә Вәлиеваның Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп билгеләнүе хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot