news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Халык театрсыз яши алмый

«Халкыбыз тарихы театр тирәсендә тупланган. Без театрсыз яши алмыйбыз. Театр безгә кирәк», — ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев: Халык театрсыз яши алмый
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык театрсыз яши алмый дип саный. Бу фикерен ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте.

Минтимер Шәймиев Камал театры бинасына бик дөрес урын сайланган булуын ассызыклап, аның Татарстан дип аталган урамның башында булуын билгеләп үтте. «Камал театры татар бистәсенә керә торган бер капка бу», — диде ул.

Минтимер Шәймиев Сәйдәшкә һәйкәл өчен урын сайлаганда аның театрга карап торуы игътибарга алынуын әйтте. Театр тирәсендә Тукай эзләре булуын искәртте. «Болгар» номерларында Тукаебыз калган гомерен уздырган, «Сәйяр» труппасы шушында — «Шәрыкъ» клубында урын тапкан», — диде ул.

«Монда „Печән базары“ булган. Монда Мәрҗани мәчете дә бар. Бу тирәгә тарих тупланган. Шушы урында театр булуын Аллаһ үзе кушкан кебек. Бу шундый урын», — диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, театрның биредә утыруы — язмыш ул. «Халкыбыз тарихы театр тирәсендә тупланган. Без театрсыз яши алмыйбыз. Театр безгә кирәк», — дип нәтиҗә ясады Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

  • Камал театры «Әле…» дип аталган яңа проектын башлап җибәрде. Проектның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру. Камал театры студиясе кунаклары Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр булачак. Проектның беренче кунагы — Минтимер Шәймиев. Проектның алып баручысы — Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100