news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев хәзер ни өчен театрга йөри алмавының сәбәбен аңлатты

Камал театры «Әле…» дип аталган яңа проектын башлап җибәрде.

Минтимер Шәймиев хәзер ни өчен театрга йөри алмавының сәбәбен аңлатты
https://kamalteatr.ru/

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ни өчен хәзер театрга йөрмәвенең сәбәбен аңлатты. Бу хакта ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте.

«Моның сәбәбе бар. Мин Сәкинә апагыздан башка беркая йөрми идем. Аның гомере мине көтеп узды», — диде Минтимер Шәймиев. Ул үзләренең Мөслимдә һәм Минзәләдә яшәгән вакытларын искә алды. Ул вакытларны Сәкинә ханымның рәхәт тормыш дип санавын искәртте.

«Без 57 ел бергә гомер иттек. Ничек кенә арып кайтсак та театрга килә идек. Үзем генә театрга барып утырырга аяк тартмый. Театрга килмәвемнең башка сәбәбе юк», — диде ул. Минтимер Шәймиев депутат буларак яки җитәкче булганда Мәскәүгә командировкага баргач та Малый театрга спектакльләргә йөргән чакларын искә алды. Театрны җан азыгы дип атады. 

«Театрга барасы килә. Берүзең барып утыру да әллә ничек кенә. Әкренләп, кайсыдыр спектакльдән башлап, барырга кирәк инде. Теләгем бар», — диде ул.

Минтимер Шәймиев яшьрәк җитәкчеләрнең театрга бик йөрмәвен аларның вакытлары җитмәү дип фаразлады. «Тормыш барышы бик тыгызланды бит. Үз бизнесы белән шөгыльләнүчеләр вакыт табалмыйлар. Алар тормышка чат ябышкан», — диде ул.

Камал театры «Әле…» дип аталган яңа проектын башлап җибәрде. Проектның максаты — татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру. Камал театры студиясе кунаклары Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр булачак. Проектның беренче кунагы — Минтимер Шәймиев. Проектның алып баручысы — Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100