news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле данлыклы хормейстеры Венера Гәрәеваны искә алды

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган ил» дип аталган концерт программасын Венера Гәрәева белән бергә әзерләгән.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле данлыклы хормейстеры Венера Гәрәеваны искә алды
Рамил Гали

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле вафатына кадәр Венера Гәрәева белән бергә әзерләнгән программаны сәхнәгә чыгарырга җыена. Бүген журналистлар өчен тәкъдим ителгән ачык репетиция легендар хормейстерның вафатына 40 көнлегенә туры килгән иде.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган ил» дип аталган концерт программасы әзерли. Программа нигезендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле ята.

«Бу программа Венера Гәрәеваның ризалыгы белән аның катнашында әзерли башлаган идек. Күп кенә җырлар аның эшкәртүендә яңгырый. Ул бу программа өчен эшләнәсе эшләрен тулысынча эшләп бетереп китте», - диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

  • «Туган ил» программасының премьерасы 9 һәм 10 декабрь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә булачак.
  • Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева октябрь аенда вафат булды. Ул Саба районының Өчиле авылында җирләнде.
news_right_1
news_right_2
news_bot