Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәгә туй йолаларын күрсәткән программа чыгара

«Туган ил» программасының премьерасы 9 һәм 10 декабрь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә булачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз тарихында беренче мәртәбә сәхнәгә туй йолаларын чыгара. Коллектив бу йолаларның үзләре ярдәмендә кабат халыкка әйләнеп кайтасына ышана. Бүген ансамбль журналистлар өчен ачык репетиция ясады.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Туган ил» дип аталган концерт программасы нигезендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле ята.

«Концерт программасында татар морзаларының туйларын күрсәтәсебез килде. Хореографик тамашаның нигезендә Казан һәм себер татарларының туй йолалары ята», — ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Ул бу спектакльне әзерләү өчен экспедицияләрдә тупланган мәгълүмат, архив материаллары файдаланылуын әйтте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле программасында халыкта әле дә кулланыла торганнары белән бергә онытылган йолалар да бар.

«Әйтик, себер татарларында кыз елату йоласы бар, кызлар фәрештәләрне куркытмас өчен бер-берсенең итәгенә ябышып керәләр», — дип программа серләрен ачты Айрат Хәмитов. Ул бу программа аша йолаларның туйларга әйләнеп кайтуы мөмкинлеген әйтте

«Туган ил» программасының премьерасы 9 һәм 10 декабрь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә булачак.