news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге премия җиңүчеләре яшерен тавыш бирү юлы белән сайланачак

Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, жюри бәясе киң җәмәгатьчелек фикере белән туры да килмәскә мөмкин.

Илһам Шакиров исемендәге премия җиңүчеләре яшерен тавыш бирү юлы белән сайланачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә җиңүчеләрне жюри комиссиясе яшерен тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

«Жюри әгъзаларын сайлаганда, без эксперт фикереннән чыгып эш иттек. Сайлап алу ябык режимда булачак. Бу жюрины бәхәсләшүдән коткарыр дип уйлыйбыз», — диде.

РФ атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, жюри бәясе киң җәмәгатьчелек фикере белән туры да килмәскә мөмкин. «Анысын да уйларга кирәк», — диде ул. Жюри әгъзалары һәркайсы диярлек югары музыкаль белемле, бу өлкәдә бик күп еллар эшләгән шәхесләр булганын искәртте. «Аларның фикерләре профессиональ караштан чыгып ясалган фикерләр булыр дип ышанабыз», — диде.

Дамир Натфуллин бәйгегә кагылышлы кайбер чикләүләрне дә әйтте. Коммисиядә булган җырчы бәйгедә үзе катнашмый. һөнәри вокал белеме булганнар үзешчәннәр өчен кертелгән номинациядә тәкъдим ителми. Яшь ягыннан чикләү юк, балалардан кала, теләге булган һәркем катнаша ала.

Һәвәскәрләр номинациясендә үзен сынап караган кешенең сәхнәдә җырлап йөрүе мөһим түгел. Тукай премиясе алган шәхесләр дә премиягә дәгъва кыла ала, ләкин премия алган елны түгел. Бу конкурста кеше бер генә тапкыр премиягә лаек була ала.

Дамир Натфуллин бәя бирү ике баскычта узачагын әйтте. Җыр язмаларын җибәрүчеләрне башта министрлыктагы эксперт төркеме тыңлаячак һәм лаеклыларны премиягә бәйгегә сайлап алачаклар. «Беренче баскычны үткәннәрнең санын, исемлеген матбугатка җиткерербез дип уйлыйм. Туй гаепсез булмый. Бәйгеләрдә үпкәләгән кешеләр кала. Без максималь рәвештә объектив итеп ясарга тырыштык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100