news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакиров исемендәге премиягә дәгъва кылучыларны бәяләячәк жюри исемлеге билгеле

Комиссиянең рәисе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, рәиснең урынбасары ТР мәдәният министры Ирада Әюпова булачак.

Илһам Шакиров исемендәге премиягә дәгъва кылучыларны бәяләячәк жюри исемлеге билгеле

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучы җырчыларга кемнәр бәя бирәчәге мәгълүм. Жюри исемлеген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин атады.

Комиссиянең рәисе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары ТР мәдәният министры Ирада Әюпова булачак.

Жюрида композитор Риф Гатауллин, Салават Фәтхетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова бар.

«Бәя бирү объектив булсын өчен, ике баскычлы булачак. Башта министрлыктагы эксперт төркем бөтен заявкаларын тикшереп чыга, аннары алар сайланып, комиссиягә эләгәчәк», — диде Дамир Натфуллин. Аның сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә катнаша алсын өчен, онлайн режим каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot