news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы драма театрына исем сайлау өчен бәйге игълан ителде

Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә.

Чаллы драма театрына исем сайлау өчен бәйге игълан ителде

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Яр Чаллыда татар драма театры өчен иң яхшы исем сайлауга бәйге игълан иттеләр. Җиңүче театр сезоны дәвамында спектакльләргә йөрү өчен ике кешелек абонемент алачак. Бу хакта Чаллы шәһәренеңе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйге шартлары буенча, бер катнашучы биш вариант кына тәкъдим итә ала. Атама театрның тарихын һәм үзенчәлеген чагылдырырга тиеш.

Театр атамасына шәһәрнең, Татарстан һәм татар халкының күренекле шәхесләренең исемнәрен кертү турында тәкъдимнәр дә кабул ителә.

Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә. Шуннан соң комиссия җиңүчене ачыклаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100