news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары өчен скетчлар булмавын әйтте

Яшүсмерләр куллана алырлык кыска пьесаларга игътибарны арттыру максатыннан яңа әдәби бәйгедә «Иң яхшы скетч» номинациясе булдырылган.

Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары өчен скетчлар булмавын әйтте
Рамил Гали

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары сәхнәләштерү өчен әзер кыска пьесалар соравын әйтте.

«Мәктәпләрдә очрашу вакытында бездән гел скетчлар сорыйлар. Балалар театрны бик ярата. Төрле чараларда сәхнәләштерер өчен алар заманча әсәрләр эзли. Кыска пьесаларга ихтыяҗ зур. Балалар зур пьесалардан да өзекләр алып уйный, ләкин әдәбият кануннарына туры килгән кыска гына әзер әсәр — скетч булса, яхшырак», — диде Ркаил Зәйдулла.

Яшүсмерләр куллана алырлык кыска пьесаларга игътибарны арттыру максатыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесендә «Иң яхшы скетч» номинациясе булдырылган.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында бүләкләр фонды 900 мең сум тәшкил иткән яңа әдәби бәйге игълан ителде. Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан язучылар берлегенә юлларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100