news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде

Бүләкләр фонды 900 мең сум тәшкил иткән бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде
Рамил Гали

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде.

Бәйгенең бүләкләр фонды 900 мең сум тәшкил итә. Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла элегрәк язылып, китапта, газета-журналларда басылмаган, ләкин эчтәлеге бүгенге яшьләр өчен актуаль булган әсәрләрне юлларга мөмкин икәнен әйтте. «Һәр язучының төрле сәбәпләр аркасында басылмый калган әсәрләре була. Әгәр алар бүген дә актуаль икән, бәйгегә җибәрергә мөмкин», — диде Ркаил Зәйдулла.

Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ленар Хакимҗанов Роберт Миңнуллин исемендәге бәйгенең быел беренче мәртәбә оештырылуын һәм киләчәктә ике елга бер узачагын белдерде. Ул җиңүчеләрне 2021 елның 15 декабренә кадәр игълан итәргә вәгъдә бирде.

Ленар Хакимҗанов бәйгенең нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга мөмкин икәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100