news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гариповага Кариев театрына эшкә килергә тәкъдим иткән

Ноябрь аенда Резеда Гарипова Кариев театрында Луиза Янсуар белән бергәләп язган «Алтынчәч» пьесасын сәхнәләштерә башлаячак

Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гариповага Кариев театрына эшкә килергә тәкъдим иткән
Рамиль Гали

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры Луиза Янсуар режиссёр Резеда Гарипованы Кариев театрына эшкә чакырган.

«Кариев театрына Резеданың килүен теләр идем, миннән аңа андый тәкъдим булды. Театрыбызның баш режиссеры Ренат Әюпов та бу тәкъдимне хупласа һәм шундый карарга килсә, бу логик яктан да, иҗади планнар ягыннан да күркәм адым булыр иде, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Театрыбызда милли стратегияне дә дәвам итә алырдай, шул ук вакытта яңа форматларны да күздә тотып эшләрдәй үзебезнең яшь, талантлы режиссерлар бик кирәк», — ди Луиза Янсуар.

Ул бу урында Резеда Гарипованы күрә. «Безнең, уены-чыны белән әйткәндә, «җеннәребез» туры килә, фикерләребез бер төрле, бер якка карыйбыз», ди. Луиза Янсуар үзләренең 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итүләрен искәртә.

2020 елда алар бергә Тинчурин театрында ике спектакль — «Карурман» белән «Сәйдәш. Йокысызлык»ны чыгара. «Спектакльләрне әзерләгәндә, Резеданы якыннан күзәттем: театр эчендә актерлар, цехлар белән мөгамәләсе, эшләү стиле ягыннан ул миңа бик ошый», — ди Кариев театры директоры. Ул ике театр арасында уртак хезмәттәшлекнең алга таба да дәвам итүен тели.

Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар 2016 елдан башлап «Калеб» кысаларында спектакльләр эшлиләр. Болар — Рәдиф Гаташ поэзиясе буенча — «Одиссея», Луиза Янсуар шигырьләре буенча — «Ишек», «Карурман» спектакле эскизы. 5 октябрьдә Кариев театрында булачак «Калеб» сезоны ачылышын Резеда Гарипова әзерли, бу чара иҗади импровизация форматында узачак.

Ноябрь аенда Резеда Гарипова Кариев театрында Луиза Янсуар белән бергәләп язган «Алтынчәч» пьесасын сәхнәләштерә башлаячак. Премьера декабрь аенда көтелә.

Кичә режиссер Резеда Гарипованың Тинчурин театрыннан эштән китүе билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100