news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссёр Резеда Гарипова Тинчурин театрыннан киткән

Тинчурин театры җитәкчелеге режиссерның Кариев театрына күчүе турында әйтә.

Режиссёр Резеда Гарипова Тинчурин театрыннан киткән
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Резеда Гарипова Тинчурин театрыннан эштән киткән.

«Резеда Гарипова үз теләге белән Кариев театрына китте. Башка бернинди дә сәбәпләре юк», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Резеда Гарипованың Тинчурин театрында спектакль чыгара башлавы турында сүз бара иде. Әмма, театр җитәкчелеге сүзенә караганда, атна-ун көн элек кенә ул Тинчурин театрында аны куя алмавы турында әйткән. Бу аның Кариев театрында спектакль чыгаруына бәйле.

Резеда Гарипованың Кариев театрына китү мөмкинлеге турында сүзләр күптән — Луиза Янсуар Кариев театрына директор булып килгәннән бирле йөри иде. Резеда Гарипова һәм Луиза Янсуар автордашлар булып Тинчурин театрында «Карурман» һәм «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакльләрен чыгардылар.

Кариев театры директоры Луиза Янсуар әлегә бу яңалыкка аңлатма бирмәде. Чөнки театр хәзерге вакытта Кариев театрының «Мио, минем Мио» спектакле Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә бара. Коллектив бу спектакль белән Халыкара балалар фестивалендә катнаша.

Резеда Гарипова — озак еллар Тинчурин театрының баш режиссёры булган Рәшит Заһидуллинның укучысы. Ул бу театрда 9 ел эшләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100