news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры оркестрын киңәйтә - коллективка өстәмә музыкантлар кабул ителә

Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе итеп Данияр Соколов билгеләнде. Ул Фуат Әбүбәкеровны алыштырды.

Камал театры оркестрын киңәйтә - коллективка өстәмә музыкантлар кабул ителә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры оркестрын киңәйтә — театр сайтында музыкантлар соралуы турында игълан барлыкка килде.

«Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестрга түбәндәге белгечлекләр буенча артистлар җыя: скрипка, виолончель, альт, фагот, кларнет, гобой, торба, тромбон, валторна», диелгән хәбәрдә. Элемтә өчен яңа музыка бүлеге мөдире Данияр Соколовның телефоннары күрсәтелгән.

«Оркестрдан беркем дә китмәде, без оркестрны киңәйтәбез», дип аңлатма бирде театрның матбугат үзәге әлеге игъланны шәрехләп.

Кичә Камал театры музыка бүлеге мөдире Данияр Соколов куелуы турындагы хәбәрне раслаган иде. 50 елга якын бу вазифаны биләгән Фуат Әбүбәкеров театрда штатта кала — аңа киңәшче вазифасы йөкләнә. Ул Данияр Соколовка консультацияләр бирәчәк.

Камал театры оркестрының яңа җитәкчесе үз алдына зур максатлар куйган.

«Татар мәдәниятен популярлаштыру Камал театры эчендә генә барырга тиеш түгел. Театр оркестры татар театрының визит карточкасы була алырлык мөстәкыйль иҗади берәмлеккә әверелергә тиеш. Без театр оркестрын зур проектларда, шәһәр үткәргән музыкаль чараларда актив катнаштырырга планлаштырабыз», — ди Данияр Соколов.

Быел театр оркестры музыканты, танылган скрипкачы Динә Закирова Муса Җәлил премиясенә лаек булган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100