news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында музыка бүлеге мөдире Фуат Әбүбәкеровны Данияр Соколов алыштырачак

Фуат Әбүбәкеров театр штатында киңәшче вазифасында кала.

Камал театрында музыка бүлеге мөдире Фуат Әбүбәкеровны Данияр Соколов алыштырачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фуат Әбүбәкеров Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры вазифаларыннан китә. Театрының музыка бүлеге җитәкчесе итеп Данияр Соколов билгеләнәчәк.

«Фуат Әбүбәкеров театр штатында киңәшче вазифасында кала. Ул Данияргә консультацияләр бирәчәк. Безгә театрның музыкаль традицияләрен саклау бик мөһим», - дип яңалыкны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләре белән шәрехләде хәбәрне театрның матбугат үзәге.

«Инициатив музыкаль һәм җәмәгать эшлеклесе Данияр Соколовка күптән игътибар иткән идек. Аның килүе оркестрның иҗади тормышына уңай тәэсир итәчәк, үсешенә яңа импульс бирер», - ди Фәрит Бикчәнтәев.

2019 елның ноябрендә Фуат Әбүбәкеровка 75 яшь, Камал театры оркестрына 50 еллык уңаеннан юбилей кичәсе үткәрелгән иде.

Данияр Соколов — пианист, «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фонды һәм «Sforzando» яшьләр оркестры директоры, җырчы Мөнир Соколовның улы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100