news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Зарипова-Четин «Алмачуар» әсәрен төрек теленә тәрҗемә иткәндәге авырлыкларны атады

«Иң авыры – атлар белән бәйле терминнар иде. Ат төсен белдергән – «алмачуар», «бурлы», «туры бурлы» сүзләрен дә татар телендәге варианты белән калдырып, төсләрне тасвирладым», - диде галимә.

Чулпан Зарипова-Четин «Алмачуар» әсәрен төрек теленә тәрҗемә иткәндәге авырлыкларны атады
Зилә Мөбәрәкшина

Төркиянең Карс шәһәрендә урнашкан Кавказ университетының филология фәннәре докторы, шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә оештырылган «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повестен тәрҗемә итү вакытында туган авырлыклар турында сөйләде.

«Әсәрне тәрҗемә иткәндә Сабантуй бәйрәменең, аулак өй, гармун, кәләпүш, түбәтәй кебек милли кыйммәтләрне ачыклап үтәргә туры килде. Иң авыры – атлар белән бәйле терминнар иде. Ат төсен белдергән – «алмачуар», «бурлы», «туры бурлы» сүзләрен дә татар телендәге варианты белән калдырып, төсләрне тасвирладым», - диде ул онлайн чыгышында.

Галимә мәкаль-әйтемнәрне тәрҗемә иткәндә дә төрек телендә булган вариантларны табарга тырышкан. «Кайберләрен шул килеш калдырып, ачыклап үтәргә туры килде. Төрек теленә тәрҗемә итү өчен язучының татар халкы тарихын, яшәү рәвешен, иҗтимагый тормышын, тормыш фәлсәфәсен һәм гореф-гадәтләрен яктырткан әсәрләрен сайлыйм», - диде ул.

«Дөньяның башка почмагында татар халкының җир сөреп, хайваннар үрчетеп яшәгән авыр тормышын, шул ук вакытта татарларның ат ярышларын уздыруын, ат белән бәйле ырымнарын, гореф-галәтләрен, туй йолаларын, аулак өйгә йөрүләрен, ышануларын, мәкаль-әйтемнәрен, музыка коралларын һ.б. таныту ягыннан бу әсәр бик үзенчәлекле һәм төрек халкына якын», - дип саный Чулпан Зарипова-Четин.

Аның әйтүенчә, Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы уңаеннан «Алмачуар», «Көтүчеләр», «Татар хатыны ниләр күрми» дигән әсәрләре «Бәнгү» нәшриятында Галимҗан Ибраһимов «Сайланма әсәрләр» китабы булып басылып чыккан.

«Тәрҗемә итәр өчен сайлаган әсәрләренә мөрәҗәгать иткәндә татар теленең байлыгына хәйран калдым. Галимҗан Ибраһимовның җыр кебек яңгыраган әдәби стиле белән бу әсәрдәге үзенчәлекләрне дә мөмкин кадәр төрек телендә җиткерергә тырыштым. Киләчәктә дә Төркиядә татар әдәбияты классиклары төрек телендә яңгырасын иде», - дигән теләген җиткерде ул.

Китапның мөхәррире - Төркиянең Афьон шәһәре университетында төрек укучыларына татар теле, татар әдәбияты, татар фольклорын укыткан Гөлшаһ Йылмаз. «Ул ун ел элек Мугла университетында студентым булган иде, хәзер үзе дә галимә булып өлгерде. Текстны төрек укучысына аңлаешлы итеп тәрҗемә иткәндә Гөлшаһның бик зур ярдәме булды. Аңа рәхмәтлемен», - диде тәрҗемәче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100