Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы беренче тапкыр Мостафа авылына кайткан
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кызы һәм оныгы белән әтисенең туган ягы – Оренбург өлкәсе Мостафа авылына кайткан. Моңа кадәр өч буынның бергә кайтканы булмаган.
«Мостафа һәм Оренбургта минем күп тапкырлар булганым бар, тик 10 ел инде үземнең дә кайткан юк иде. Кызым һәм оныгымның әти эзләре буенча Татарстанда булганнары бар, ә Оренбург һәм Мостафага беренче бардылар. Мостафа авылы минем өчен шундый якын, кадерле урын. Анда әле дә Җәлиловлар бар, алар безнең бик ерак туганнар була инде. Бу урын һәрвакыт тартып тора. Анда тумасам да, нәселемнең тамырлары бу авылдан. Шуңа бик дулкынландырды, кызым һәм оныгым өчен дә дулкынландыргыч булды», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары, Казандагы фатир-музее хезмәткәрләре узган атнада Казан-Мостафа-Оренбург-Орск маршруты буенча мәдәни экспедициядә булып кайтты.
«Бөтен җирдә бик җылы каршы алдылар. Җәмәгатьчелек белән очрашулар шундый җылы узды. Алар истәлекләрне сөйләвемне сорады, мин үзем хәтерләгәнне сөйләдем. Халык әтине хәтерендә саклый, бу бик сөендерде. Мин беренче тапкыр Орск шәһәренә барып җиттем. Анда бер тапкыр да булганым юк иде. Оренбургтан шактый ерак. Әти ул вакытта ничек барып җиткән икән, дип уйладым, – дип сөйләде ул.
Экспедиция көннәрендә эссе һава торышы булган.
«37-37 градус эссе булды. Эссе булса да, без бәхетле идек. Барысы 2500 километр юл үттек. Иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Алар ярдәменнән башка, бу чыгымнарны үзебез генә күтәрә алмас идек», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз