news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 сәбәпле, Татарстан обсерваторларында 71 кеше табиблар күзәтүендә кала

Россия төбәкләре арасында Татарстан авыру дәрәҗәсе буенча 79нчы урында тора.

Covid-19 сәбәпле, Татарстан обсерваторларында 71 кеше табиблар күзәтүендә кала
Рамиль Гали

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан обсерваторларында 71 кеше табиблар күзәтүендә кала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Чит илдән килгән затларны күзәтү чоры тәмамлана. Исегезгә төшерәм, соңгы срок — 1 июль. Бүгенге көндә обсерваторларда 71 кеше бар. Авырулар белән элемтәдә булган 1325 кеше табиблар күзәтүендә кала», — дип сөйләде спикер.

Авдонина сүзләренчә, Татарстан аэропортларында тәүлек эчендә Россия субъектларыннан килгән 35 һава судносы тикшерелгән. «3095 пассажир каралды. Йогышлы авыру симптомнары булган затлар ачыкланмаган», — диде ул.

Бүгенгә Россия төбәкләре арасында Татарстан авыру дәрәҗәсе буенча 79нчы урында (узган атнада — 78 нче урында). Идел буе федераль округы субъектлары арасында 13нче урынны алып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100