news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 50 кеше терелгән

Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән 3265 кеше дәваланып терелгән.

Бер тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 50 кеше терелгән
татар-информ архивы

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясеннән 50 кеше терелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Тәүлек эчендә вазгыять үзгәрмәде, ул тотрыклы. Татарстанда коронавирус ачыкланганнан алып, барлыгы 3265 кеше терелде. Без бер тәүлек эчендә сәламәтләнүнең 50 очрагын билгеләп үтәбез», — дип сөйләде спикер.

Хәзерге вакытта 1151 кеше дәвалана, дип өстәде Владимир Жаворонков. Ул искәрткәнчә, бүгенге көнгә коронавирустан 15 кеше үлгән.

«Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада өчәр үлем очрагы теркәлгән. Сәламәтлек саклау системасы тотрыклы эшли. Медицина хезмәткәрләре шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән», — диде сәламәтлек саклау министры урынбасары.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 41 очрагы теркәлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100