news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда яңа төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә тәкъдим иттеләр

Чистайда яңа төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры һәм авылның имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров Чистайда төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә кирәк дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Барлык тарихи-мәдәни һәйкәлләр үзенең атамасы белән яши. Болгарны алсак, «Болгар» дигән җырчылар төркеме, кунакханә, кафелар бар. Болгарга тиң булган Юкәтауга кагылышлы атаманы белмим. Чистайда бер урам атамасы бар, диләр. Юкәтау масштабы бер тыкрык исемендә генә булуга лаеклы түгел. Мәдәният йорты, спорт комплексы, китапханә, кафеларга исемен биреп була. Чистайда, бу борынгы шәһәрнең чигендә диярлек мәчет төзелә, мәчеткә «Юкәтау» исеме бирелсә, бик урынлы булыр иде. Ул якта башка мәчет төзелмәс инде», – дип сөйләде ул.

  • Ул кичә Чистайда узган түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәл Юкәтау археология һәйкәленә багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100