Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Цифрлы үсеш министрлыгы: Повесткаларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша таратуга нигез юк
Хөкүмәт гражданнарга электрон повесткалар җибәрү ысулларын әлегә билгеләмәгән. Бу турыда Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Шулай итеп, ведомство Мәскәү хәрби комиссариатының цифрлы повесткаларны язгы чакырылышта ук сынау режимында тарата башлау планнары турындагы хәбәренә җавап бирде, дип яза «Татар-информ».
Хәрби исәпкә алуны цифрлаштыру турындагы законда повесткаларның «Дәүләт хезмәте» аша җибәреләчәге күрсәтелмәгән, диделәр ведомствода. «Законда «Дәүләт хезмәтләре» порталын хәрби исәпкә кую, чикләү чараларын куллану һәм гамәлдән чыгару, шулай ук повесткалар реестрындагы мәгълүматтан файдалану өчен куллану каралган, реестр әле булдырылмаган», диелә хәбәрдә.
Искәртик, язгы чакырылышта электрон повесткалар җибәрүне сынау турында Мәскәүнең хәрби комиссары Максим Локтев хәбәр итте. Шулай ук ул бу эшкә Россия Хөкүмәте тиешле карарны кабул иткәч кенә мөмкин булуын да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз