news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтләре» аша повестка җибәрүне язгы чакырылышта сынап карарга җыеналар

«Дәүләт хезмәте» порталы аша повестка тапшыруны язгы чакырылыш вакытында сынау режимында эшләтеп җибәрәләр, дип сөйләде Мәскәүнең хәрби комиссары Максим Локтев. Аның электрон повесткалар турындагы сорауларга җаваплары белән видеосы «Говорит и показывает Москва» Телеграм-каналында чыкты.

«Без гражданнарга хәрби комиссариатларга чакыру турында «Дәүләт хезмәте» порталы, смс-хәбәрләр һәм телефон аша хәбәр итә башлыйбыз. Калганнарына килгәндә, гамәлдәге законнар үзгәрмәде, гражданнарны хәрби хезмәткә җибәрү тәртибе шул ук калды», - диде Локтев.

Соңрак ул ТАССка биргән комментарийда Россия Хөкүмәте тиешле карарны кабул иткәннән соң, цифрлы повесткаларны сынау режимында җибәрү мөмкин булачак, дип аныклады.

Искәртик, 14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин «хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру, шулай ук электрон повестка һәм хәрби хезмәттән качучыларга чикләүләр» законына үзгәрешләр кертү турындагы законны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100