news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чыганак: Казандагы янгында һәлак булган кешеләр – сак предприятиесе хезмәткәрләре

Бина кайчандыр бер предприятиегә караган, хәзер исә яңа милекчегә тапшыру стадиясендә булган.

Чыганак: Казандагы янгында һәлак булган кешеләр – сак предприятиесе хезмәткәрләре
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда төнге янгында үлгән кешеләр бер шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре булган. Бу хакта агентлыкка тикшерүгә якын торган чыганактан билгеле булды.

Әлеге вазгыять белән таныш булган кешеләрнең мәгълүматы буенча, янгын чыккан бина урнашкан территория бер милекчедән икенчесенә тапшыру стадиясендә булган. Шул ук вакытта, территорияне шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклаган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, янгын чыккан вакытта биш хезмәткәр дә йоклаган булгандыр, мөгаен. Алар хәтта бинадан чыгарга да тырышып карамаган, нәрсә булганын аңларга өлгермәгәннәрдер, күрәсең.

Агентлык бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Адмиралтейство бистәсендәге файдаланылмый торган бинада янгын чыгып, анда биш кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр иткән иде. Әлеге хәлдән соң саксызлык буенча үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot