Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге урам барлыкка киләчәк
Чувашия Республикасының Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү планлаштырыла.
(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның туган авылы Урмайда аның исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу турыда Фәрит Гыйбатдиновка мемориаль такта ачу тантанасында Чувашия Республикасының Урмай авылы җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин әйтте.
«Безнең авыл зур, яңа урамнар да барлыкка килә. Яңа урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирәчәкбез. Карар кабул ителгән инде», — диде ул.
Минзәит Зәйнуллин сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдинов үз тормышын авыл халкына, Чувашия татарларына багышлаган.
«Авылыбызны башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә беләләр. Бу Фәрит Гыйбатдиновның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән эш. Һәм бу эшне хәзер без алып барырга тиеш», — диде Урмай авыл җирлеге җитәкчесе.
Чувашиянең Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү ниятләнә. Анда ул 1988-2020нче елларда директор булып эшләде.
Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз