news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил машинасы 19 яшьлек кызны бәрдергән һәлакәт шаһитларын эзлиләр

Юл-транспорт һәлакәте 15 сентябрьдә Гвардейская урамындагы 37нче йорт каршында булган.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда юл кичүендә чит ил машинасы 19 яшьлек кызны бәрдергән юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” 15 сентябрьдә Гвардейская урамындагы 37нче йорт каршында хатын-кыз йөрткән “Киа Рио”ның җәяүлеләр кичүеннән чыгучы 19 яшьлек кызны бәрдергәнлеген хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте шаһитларының 5-333-847 телефонына шалтыратулары сорала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100