ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Хәвеф-хәтәр

Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган

19 сентябрь 2017, 16:33

Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы бәрдергәннән соң, реанимация бүлегендә 19 яшьлек кыз вафат булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак.

Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә «КИА Рио»ны идарә итүче 30 яшьлек хатын-кыз Гвардейская урамында урнашкан 37/17 йорт каршында җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 19 яшьлек кызны бәрдергән.

Кызның баш мие имгәнгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Татар-информ»га Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә, кыз авыр җәрәхәтләр нәтиҗәсендә вафат булган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге кыз Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булган, Казанга Буадан килгән. Юл-транспорт һәлакәтенә кагылышылы материаллар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

«Татар-информ» чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында «КИА Рио» машинасын идарә итүче хатын-кызның йөртү таныклыгын куллану вакыты чыккан булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр