news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай янында авариядә Түбән Кама хоккейчысы үлгән

«Реактор» хоккей клубының хоккейчысына 19 яшь булган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Республиканың Чистай районы Казан-Оренбург трассасында булган авариядә «Реактор» хоккей клубының хоккейчысы 19 яшьлек Никита Мокеев һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Никита «Лада» машинасында рульдә булган, каршы яктан килгән машина юлына чыккан һәм фурага бәрелгән. Бәрелүдән машина юл читенә төшеп китә. Яшь кеше шунда ук вафат була.

Никита белән бергә машинада дус кызы була. Егет дус кызын Казанга алып барган. Хәзер кыз хастаханәдә авыр хәлдә.

«Татар-информ» авария турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100