news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассасында җиңел автомобиль һәм фура бәрелешкән, «Лада» шоферы үлгән

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган пассажирны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге дүртенчеләр киткәч республиканың Чистай районында, Казан — Оренбург трассасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, трассада Мәскәү өлкәсе номерлары куелган Skania йөк автомобиле һәм «Лада» машинасы кара-каршы бәрелешкән.

Авария урынында төшерелгән фотолардан күренгәнчә, фура белән бәрелешкәннән соң җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән. Машинага бик нык зыян килгән — аның түбәсе, ишекләре һәм капоты яньчелеп, изелеп беткән.

«Лада»ның йөртүчесе, яшь егет, шунда ук һәлак булган. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», — дип искәртте шаһитлар.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, егеткә 19 яшь булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100