news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Черек күлдә яшәгән аккошны Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар кабул иткән

«Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене яратмаган.

Черек күлдә яшәгән аккошны Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар кабул иткән
Михаил Захаров/архив

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Моңа кадәр Казандагы Черек күлдә яшәгән Зигфрид кушаматлы кара аккошны (Cygnus atratus) Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар каршы алган. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язма калдырган.

«Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене кабул итмәгән. «Аларны сугышмасыннар өчен хәтта чиратлап ашаталар», - дип язган Кузьмин.

  • Зигфридны, Одиллия кушаматлы ана аккош үлгәннән соң (аны сукбай эт талап үтерде), Кама Тамагына озатырга булганнар. Аккошлар моңа кадәр Казанның «Черек күл» паркында яшәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot