news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чехия газетасы: Зөя музее дөрес тарихны җиткерергә тырыша

Чех журналисты язуынча, чехословак корпусын Гражданнар сугышын китереп чыгарган төп көч итеп сурәтләргә омтылу бар.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Чехиянең “Актауль” Интернет басмасы (Aktuálně) Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендәге Гражданнар сугышы музее һәм чехларның ул чордагы роле турында мәкалә язган. Журналисты Томаш Влах (Tomáš Vlach) язуынча, Татарстанда бу чор тарихы хакында дөреслекне язарга тырышалар.

Журналист хәбәр итүенчә, чехословак корпусларын коммунистик пропаганда чорыннан калганча, “ак чехлар” дип дошман рәвешендә сурәтләү омтылышы бар. 

Музей директоры урынбасары журналистына Елена Карташова, “сугышны чехлар башлаган” дигән формулировканың төгәл түгеллеген әйткән. “Күпчелек тарихчылар Гражданнар сугышы 1917 елгы революциядән башланып китә. 2018 елның маенда һәм июнендә чехословак корпуслары үзләрен актив тота һәм россиялеләрне дә үз артларыннан ияртә”, - ди ул.

Чех журналисты музейны сурәтләп язган. Бу музей хәрби эшләр буенча комиссар булган Лев Троцкийның штабы урнашкан бинада урнашкан. Журналист Свияжскиның төзекләндерелүе һәм туристик зона итеп игълан ителүе хакында да яза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100