Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды
Бәйгенең финалында ун кыз катнашты.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Сабан туе гүзәлен игълан иттеләр. Финалда ун кыз катнашты. Бәйгенең җиңүчесе дип 17 яшьлек шагыйрә кыз Роза Әмирова танылды.
Роза Әмирова шәһәрнең 30нче мәктәбендә белем ала. «Гел 5легә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша, үзе шигырьләр иҗат итә», — дип сөйләде бәйгенең алып баручылары аның турында.
Ул инде беренче шигырьләр җыентыгын да бастырып чыгарырга өлгергән. Бәйге барышында ул үзе язган шигырен сөйләде һәм чыгышын дәртле татар халык биюе белән тәмамлады.
«Шәһәрдә туып-үссәм дә, мин авылга әбием янына кайтып йөрдем. Әбием һәм әти-әнием мине саф татарча сөйләшергә, туган телемне яратырга өйрәтте. Татар телендә уздырылган әлеге бәйгедә җиңүче булуыма мин чиксез шатмын. Ләкин биредә катнашкан кызларның барысы да җиңүче исеменә лаек. Барысы да чын татар кызлары — талантлы, уңган, тырышлар», — диде Роза «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Розаның әлегә сөйгән яры юк. «Үземә тормыш иптәшем итеп әтием кебек кешене сайлаячакмын. Чөнки әти үзендә ир-атларга кирәкле барлык әйбәт сыйфатларны туплаган», — ди Роза.
Роза Әмировага җиңүче таҗы, диплом һәм татар хатын-кызларының милли билбауы — хаситәне Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов тапшырды.
Чаллыда «Сабан туе гүзәле — 2021» бәйгесе быел 27 тапкыр уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз