news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллыда полиция хезмәткәрләре Түбән Кама кешесеннән бер килограмм синтетик наркотик алган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда полиция хезмәткәрләре 22 яшьлек Түбән Кама кешесеннән бер килограмм синтетик наркотик алган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Полицейскийлар аның наркотиклар куеп калдыру өчен Чаллыга махсус килүен ачыклады. Аны 31 октябрьдә ГЭС бистәсендәге бер фатирда тоткарлыйлар. Хокук саклау хезмәткәрләре биредә үк бер килограмм авырлыктагы PVP наркотигына да юлыга.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100