news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кечкенә улын үтергән хатынга психиатрия экспертизасы билгеләнгән

Кичә күчмә суд утырышында хатын-кызны кулга алганнар - ул хастаханәнең сак астындагы махсус палатасында булачак.

(Чаллы, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Кечкенә улын үтерүдә һәм икенче баланы үтерергә омтылуда шикләнелүче Чаллы кешесенә берничә экспертиза, шул исәптән психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

32 яшьлек Чаллы хатын-кызына суд-медицина, дактилоскопик һәм криминалистика экспертизаларын узарга туры киләчәк. Аңа психологик-психиатрик тикшерү дә билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, нинди дә булса тайпылышлар булу-булмавы ачыкланачак.

«Татар-информ мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Автошәһәрнең 59нчы комплексында гадәттән тыш хәл көнчелек нигезендә булырга мөмкин. 

Кичә күчмә суд утырышында хатын-кызны кулга алдылар - ул хастаханәнең махсус палатасында сак астында булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100