news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театрының яңа премьерасына билетлар ике атна алдан сатылып беткән

"Яратылмый калган ярлар" спектакле Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грант акчасына куела.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театрының сезон ачылышына кадәр әле ике атнадан артык вакыт булса да, премьерага билетлар инде сатылып беткән.

"6, 7, 8 октябрь көннәрендә Булат Сәлаховның "Яратылмый калган ярлар" спектакле премьерасы белән яңа театр сезонын ачабыз. Спектакль әзерләнә. Билетлар сатылып бетте”, – дип хәбәр итте "Татар-информ"га театр директоры Рашат Фәйзрахманов.

Спектакль Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грант акчасына куелган. Бу хактагы мәгълүмат театрның рәсми сайтында урын алган.

"Яратылмый калган ярлар" спектаклен М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры режиссеры Илсур Казакбаев чыгара. Татарстан тамашачы Илсурны быел Башдрам гастрольләренә килгән "Хыялга каршы..." спектакле буенча танып һәм яратып калды.

Казан тамашачысы спектакльне 9 декабрьдә "Һөнәр" яшь режиссура фестивале кысаларында карый алачак.

Искәртеп узабыз, быел Чаллы татар дәүләт драма театры 650 мең сумлык Татарстан Театр әһелләре берлеге грантына да ия булды. Ә менә халкы 300 меңнән артыграк булу сәбәпле "Кече шәһәр театрлары" федераль грантына дәгъва итә алмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100