news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театрында “Мирас угы” спектакленең репетицияләре башланды

Премьера 26 октябрьдә көтелә.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы театрында “Мирас угы” спектакленең репетицияләре башланып китте. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

“Мирас угы” спектаклен театр артистлары Чулпан Садыйкова белән Энҗе Шиһапова чыгара. Спектакль өчен бөтен декорацияләр әзер, костюмнар тегелә. Анда бөтен коллектив катнаша. Бик көчле әсәр булачак”, - ди Рашат Фәйзрахманов.

  • Мирасны саклау темасына багышланган спектакль балалар өчен әзерләнә. "Мирас угы” – “Татармультфильм” берләшмәсе проекты. Ул күпсерияле анимацион фильм. Мультсериалның нигезендә татар кызы Зөләйха белән рус малае Романның тарих катламнарыннан мирас угын эзләү маҗаралары ята. Мирас угы аларга явыз Шаманны авызлыклау өчен кирәк.
  • Чаллы театры “Мирас угы” спектаклен кую өчен “Мәдәният һәм сәнгать” номинациясе буенча “Татнефть” грантын откан иде. Грантның суммасы 297 мең сум.

Премьера 26 октябрьдә көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot