news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры Зифа Кадыйрованың бер әсәрен уйнап, икенче әсәрен куярга акча җыя алган

Спектакль язучының “Сөмбел” китабы буенча куела һәм “Сагынырсың, мин булмам” дип атала.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык соравы буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый. Спектакль язучының “Сөмбел” китабы буенча куела һәм “Сагынырсың, мин булмам” дип атала.

“Без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Язмыш сынавы” спектаклен күрсәтеп, икенче куелышка акча туплый алдык, - дип сөйләде театр директоры Рашат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Инде сценарий әзер, аны Зифа Кадыйрова үзе дә карап чыкты. Эшне башларга торабыз”.

Сценарий авторы – драматург Хәбир Ибраһим. Спектакльне Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты, театр һәм кино режиссеры Илфат Камалиев сәхнәләштерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100