Чаллы театры Мәскәү тамашачыларына «Яшь аралаш көлү» спектаклен тәкъдим итә
Спектакльдә гаилә һәм мәхәббәт темалары яктыртыла.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә Чаллы Татар дәүләт драма театры Мәскәү тамашачыларына драматург Рабит Батулла пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Яшь аралаш көлү» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россидәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакльдә гаилә һәм мәхәббәт темалары яктыртыла.
Режиссеры — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәктәре Фаил Ибраһимов.
