news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры Мәскәүгә Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган мелодраманы алып бара

24-25 март көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театрының ике көнлек Мәскәү гастрольләре көтелә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 24-25 март көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театрының ике көнлек Мәскәү гастрольләре көтелә. Спектакльләр Зуев исемендәге Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.

Театр Мәскәү тамашачысына “Язмыш сынавы” дигән иң популяр мелодрамасын һәм “Корт” комедиясен алып бара.

“Язмыш сынавы” – Зифа Кадыйрова повесте буенча Ркаил Зәйдулла сәхнәләштерүе белән куелган спектакль. Башлана – 24 март, 19.00.

“Корт” Фәнәвил Галиев пьесасы буенча куелган. Башлана – 25 март, 18.00.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot