news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры Казанда иң яхшы спектакльләрен күрсәтә

Бүген Чаллы театры тамашалары Ленин исемендәге мәдәният сараенда дәвам итә.

Чаллы театры Казанда иң яхшы спектакльләрен күрсәтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театры ике көн дәвамында Казанда спектакльләрен күрсәтә. Кичә коллектив «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Ангизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган «Зәңгәр томаннар артында» спектаклен күрсәтте.

Спектакльне яшь режиссер Олег Кинҗәгулов куйган. Спектакль тамашачыга Кариев театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Спектакльдән соң театр тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышулар үтте.

«Зәңгәр томаннар артында» спектакле белән Чаллы театры коллективы «Коляда-Plays» заманча драматургия фестивалендә дә катнашты.

Бүген Чаллы театрының Казан чыгышлары Ленин исемендәге мәдәният сараенда дәвам итә.

Тамашачы соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Сагынырсың, мин булмам/Сөмбел» драмасын алып килгән. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100