Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы театры Екатеринбургта узачак заманча драматургия фестивалендә лирик комедия күрсәтә
5-15 ноябрь көннәрендә үтәчәк "Коляда-Plays" фестивалендә Буа театры да катнашачак.
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы шәһәренең Татар дәүләт драма театры "Коляда-Plays" заманча драматургия халыкара театр фестивалендә “Зәңгәр томан артында” лирик комедиясен күрсәтәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га театр җитәкчелеге хәбәр итте.
Фестиваль Екатеринбург шәһәрендә 5-15 ноябрь көннәрендә үтә.
6 ноябрьдә Чаллы театры коллективы башкорт драматургы Ангизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган “Зәңгәр томан артында” спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссеры – Олег Кинҗәгулов. Бу әсәр Татарстанның Театр әһелләре берлеге гранты хисабына куелган.
"Коляда-Plays" заманча драматургия халыкара театр фестивалендә Татарстанның тагын бер театры катнашачак. Буа татар дәүләт драма театрының Валерий Шергин пьесасы буенча куелган “Концлагерьчылар” комедиясе 14 ноябрьдә уйналачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз