news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк

Быел Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонын яңа бинада яңа исем белән ачачак.

Чаллы театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Ни өчен бу исем сайлануын «Татар-информ”га театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов аңлатты.

«200ләп заявка арасыннан Аяз Гыйләҗев исемен бирү тәкъдиме сайлап алынды. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр хакимияте белән киңәшеп шундый карарга килдек. Әлеге карарны да, Аяз Гыйләҗевның кайсы әсәре беренче булып Чаллы театрының яңа сәхнәсенә менәчәген дә бина ачылганда игълан итәрбез», — диде Олег Кинҗәгулов.

«Заявкаларда Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Чаллы җирлегеннән Нур Баян исеме бар иде. „Аккош“, „Театр ядкәрьләре“, „Яшьләр“ кебек сүзләр дә тәкъдим ителде — без андыйлардан башта ук баш тарттык», — ди театр җитәкчесе.

«Аяз Гыйләҗев кандидатурасына тукталгач та, Нәкыя апа Гыйләҗева белән киңәшләштек, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова белән элемтәгә чыктык. Хәзер Аяз Гыйләҗев әсәрләрен өйрәнә башлаячакмын, әлегә бу автор белән эшләгәнем булмады. Барлык иҗади мирасы белән танышырга исәп», — ди Олег Кинҗәгулов.

Театрның сәнгать җитәкчесе сезон ачылу турында төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмады. «Әлегә театрның йөрәгендә, җанында — сәхнә өлешендә эш бара», — дип ассызыклады ул.

Чаллы театры быел яңа сезонын яңа бинада ачачак. Гыйнвар аенда Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе итеп Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Олег Кинҗәгулов билгеләнде. Чаллы театрына күченгәнче ул Камал театрында Мансур Гыйләҗевның «Таңбатыр» әкиятен чыгарган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100