news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы татар драма театрында Кыш бабайлы дискотека булачак

Яңа ел каникулларында театрда «Урман club» спектакле уйналачак.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Чаллы татар драма театрында 24 декабрьдән башлап 2017 елның 8 гыйнварына кадәр көн саен Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Урман club» әкияте уйналачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Башлану вакыты — 10, 12, 15 һәм 17 сәгатьләрдә.

Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең гаҗәп мавыктыргыч маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып гаять зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балалар Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека була

Әлеге спектакль Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры репертуарында да бар иде. Аны 2007 ел азагында Илфат Камалиев чыгарган булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot