news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәрендә “Яшьләр континенты” дип аталган наркотикларга каршы көрәш марафоны уза

1 марттан марафонның гамәли этабы башланачак.

(Чаллы, 28 февраль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллы шәһәрендә “Яшьләр континенты” дип аталган наркотикларга каршы көрәш марафоны уза.

Оештыручылар әйтүенчә, чараның максаты ─ яшьләрдә наркотикларга каршы пропаганда ярдәмендә, иҗади потенциалны үстерү. Марафон өч этаптан торачак: иҗади, гамәли һәм нәтиҗәләр ясау. 

Чарада катнашырга шәһәрнең югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортлары укучыларыннан 11 гариза килгән: “Тормышка сөен!» мини-квесты, «Уңыш баскычы», «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» квестлары, «Хыялга йөгереш» квест-уены, «Сәламәт без ─ сәламәт милләт!» интеллектуаль уены һ.б.

1 марттан практик этап башлана, аның кысаларында мәгариф оешмаларында “тиң ─ тиңгә” принцибы белән яшьләр өчен яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре ярдәмендә массакүләм наркотикка каршы көрәш чаралары уздырылачак.

Наркотикларга каршы чаралар сәламәт яшәү рәвешен, шәхси ресурсларны үстерү, позитив кыйммәтләр булдыру һәм яшьләрдә актив яшәү позициясен пропагандалауга юнәлгән.

Конкурсны Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башкарма комитетының яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән “Диалог” психологик-укыту ярдәм үзәге” бюджет оешмасы уздыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot