Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы курчак театры Татар дәүләт драма театры бинасына күченәчәк
Хәзерге вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры өчен шәһәрнең «Колизей» бинасы ремонтлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы дәүләт курчак театрының үз бинасы булачак — театр коллективы Чаллы татар дәүләт театры эшләгән бинага күчәчәк. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.
«Быел безне зур тантана көтә — Чаллы театры яңа бинага күченәчәк. Театр өчен шәһәрнең «Колизей» бинасы ремонтлана. Ә менә аларның бинасы курчак театры өчен яраклаштырылып ремонтланачак», — диде министр.
Хәзерге вакытта Чаллы курчак театры мәктәп бинасында эшли. Чаллы татар дәүләт драма театры эшләгән бина курчак театры таләпләренә туры китереп төзекләндереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз